

Республика кешеләре Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм СВО зонасында БПЛА операторлары, шулай ук әлеге подразделениенең башка белгечлекләре буенча хезмәт итә ала. Республика Башлыгының Русия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча киңәшчесе, батальонны төзү инициаторы Артур Йомагуҗин, аның составында хезмәт итәргә теләүчеләр өчен махсус шартлар гамәлдә булуын искәртте. Исемле подразделение хәрбиләренә федераль һәм республика ташламалары, шул исәптән аларның гаилә әгъзалары өчен дә каралган. Моннан тыш, батальон хәрбиләре өчен өстәмә өстенлекләр дә бар.
– Булачак дрон операторлары өчен төп өстенлек – алгы сызыктан шактый еракта хезмәт итү. Батальонның шәхси составы сугыш хәрәкәтләре барган сызыкка җибәрелмәячәк. Барлык кандидатлар өчендә бушлай укыту оештырыла, аны тәмамлаганнан соң хәрбиләр заманча һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәр үзләштерәчәк.
Контрактның мөһим шарты – башка подразделениеләргә күчерү һәм белгечлекне үзгәртү тыелуы. Хезмәт итү вакыты төгәл билгеләнгән һәм бер ел тәшкил итә. Бу вакыт узгач, хәрби хезмәткәр хезмәттән азат ителә яки Русия Федерациясе Оборона министрлыгы белән яңа контракт төзи ала.
Икеләнүчеләргә шуны әйтәсем килә:бу – җитди адым, һәм аңа чыннан да җаваплы карарга кирәк. Батальонга язылу – илебезнең бөтенләй яңа сугышчан көч формалашуында катнашу, хәрби тарихның бер өлешенә әверелү дигән сүз, – диде Башкортстан Башлыгының Русия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Артур Йомагуҗин.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге Пилотсыз системалар гаскәрләре батальонына кешеләр җыю игълан ителде. Республика Башлыгына бу тәкъдим белән хәрби частьларның берсе вәкилләре мөрәҗәгать итте. Радий Хәбиров башлангычны хуплады. Башкортстанның ирекле БПЛА батальонын төзү эшен Русия Герое, капитан Тельман Уралбаев җитәкли. Ул хәзерге вакытта пилотсыз системалар хезмәте башлыгы вазыйфаларын башкара.
БПЛА батальоны сафларында хезмәт итү белән кызыксынган Башкортстан кешеләре актуаль сорауларга җавапларны Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы, 3нче йорт адресы буенча алырга мөмкин. Телефоннар: +7-995-948-65-41,+7-908-358-00-00.