Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 апрель 2019, 17:45

Бергәләп районны чистарттык!

Бергәләп районны чистарттык!

Яз җиткәч, һәркем шәһәр һәм авылларыбыз урамнарында чисталык, тәртип урнаштыру эшенә кушыла. Узган шимбә өмәсе районда чын хезмәт бәйрәменә әверелде. Район халкы бердәм булып, берләшеп, үз территорияләрен ямьләндерде - кемдер үз участогын чүп-чардан арындырса, икенчеләре кар өемнәрен таратып, җәйне якынлаштырды.

Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары да әлеге акциядән читтә калмады. Үз-үзен аямыйча илебез тынычлыгы өчен көрәшкән өлкән яшьтәге ветераннар Риза Хәкимов, Тимерзадә Мөсәллимов, Фәһим Гафаров, шулай ук инвалидлар һәм ветераннар клубы әгъзалары райондашларның Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыгын гәүдәләндерүче Дан монументын тәртипкә китерде. Өлкәннәр территорияне чүп-чардан, корыган ботак, яфраклардан арындырды.

Үзләренә беркетелгән участокларны тәртипкә китерүдә муниципаль район хакимияте, «Илеш районы мәдәният бүлеге» МБУ, «БР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 26нчы отряды» ФДКУның 122нче янгын һәм коткару часте, «Мәгариф идарәсе» МКУ, Т.Рахманов ис. урта мәктәп, Югары Яркәйдәге беренче гимназия, «Уют», «Илешжилсервис» җәмгыятьләре, Күп функцияле үзәк, район үзәк дәваханәсе, «Җир кадастр бюросы» МУП, Илеш районы электр челтәре, «Газпром Уфа газ бүлү» җәмгыятенең Нефтекама шәһәрендәге филиалының Илеш комплекслы хезмәте, Дүртөйле почтамтының Илеш районы буенча цех, район элемтә узелы, сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион мәктәп-интернаты һ.б. актив катнашты.

Тырышып эшләүче мәктәп-интернат коллективы мондый күмәк эшләргә бик уңай каравын белдерде: "Классыбыз бик дус, шуның өчен дә бергә тупланып эшләү күңелне күтәрә, шуның өстенә, саф һавада физик эш белән шөгыльләнү көчне арттыра һәм мәктәбебез территориясе тагын та матурлана, ямьләнә", - диделәр.

-"Һәр сыйныфның, укытучының билгеләнгән территориясе бар, шунда һәрдаим эшлибез, чистартабыз, чәчәбез, үстерәбез. Укучылар күмәк өмәләрдә бигрәк тә эшкә өйрәнә, чөнки хезмәт кешене тәрбияли", - ди мәктәп директоры Фатыйма Сәләхова.

Ел саен мондый өмәләрдә актив катнашучы «Илеш районы мәдәният бүлеге» МБУколлективы быел да сынатмаган, иртән-иртүк үзләренә беркетелгән М.Гәрәев музее территориясен көздән корыган яфраклардан арындырып, агачларны кисеп, чүп-чар тутырылган дистәләгән капчыкларны тезеп тә куйган. "Коры җирләрне тырмаладык, корыган ботакларны җыйдык, кар тараттык, гомумән, беркем дә тик тормады, һәркем үзенә эш тапты. Өмәдән соң район үзәгенә карарга күңелле. Киләчәктә һәр кеше әлеге тәртип һәм чисталыкны сакласа, төбәгебез дә күркәм булыр иде", - дигән матур теләкләрен җиткерде бүлекнең начальник урынбасары Зәлфирә Әхмәтова.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да акциядән читтә калмады, эш кораллары тотып, өмәчеләргә кушылды. Илдар Иршат улы мөһим чараның әһәмиятен билгеләп: «Район территориясендә шимбә өмәләре актив үтә. Барлык халык, балалар, ветераннар, предприятие-оешма коллективлары дәррәү күтәрелеп, чарада катнаша. Бүген парклар, скверлар, урман полосалары, елга буйлары тазартыла. Гражданнар әлеге чараларга киләчәктә дә актив кушылсын иде», - диде.

Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе – йөзү бассейны үз эшчәнлеген нәтиҗәле алып бара. Коллектив районда оештырылган төрле чараларда актив катнаша. Әйткәндәй, республика буенча тәүге тапкыр оештырылган гомум өмәгә дә бердәм кушылды алар. Бар коллектив белән чыгып, дәртле музыка астында бассейн территориясен, аның янындагы бакчаны тәртипкә китерде. Фәүзия Мөхәммәдиева белән Гөлсимә Антонова бордюрларны агартты. -Бер-берең белән аралашып, бердәм хезмәт салгач, эш тә карышмый, тиз эшләнә. Тирә-якның матурланып калуы күңелләргә яңа сулыш, дәрт өсти, - ди өмәчеләр.

Ял иткән арада самовар чыжлады, чәй табыны оештырылып, өмәчеләр төрле сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл артына җыелды. Бәйрәмгә кәеф өстәп, район балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәре Илдар Хәйбрахманов гитарада уйнап, дәртле җырларын бүләк итте.



Читайте нас: