Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
4 апрель 2019, 17:44

“Башэлектросбыт» квитанцияләрендә - яңа төр коммуналь хезмәткә түләүләр

2019 елдан «Башэлектросбыт» түләү квитанциясендә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча яңа төр хезмәт барлыкка килде.

2019 елдан «Башэлектросбыт» түләү квитанциясендә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча яңа төр хезмәт барлыкка килде. Хәзер каты көнкүреш калдыкларын чыгару аерым коммуналь хезмәт булып санала. Әгәр элегрәк чүп чыгарган өчен сумма гражданнарга-кулланучыларга фатирның гомуми мәйданыннан чыгып исәпләнгән булса, хәзер түләү фатирда яшәүче кешеләр санына турыдан-туры бәйле булачак. Бу яңалык «чүп реформасы» кысаларында тормышка ашырыла: киләчәктә РФ Хөкүмәте калдыкларны сортларга аеру һәм аерым җыю кертергә, табигый чүплекләрне бетерергә һәм каты көнкүреш калдыкларын күмү күләмен киметергә планлаштыра.
Төбәк операторлары каты көнкүреш калдыкларын җыештыру өчен исәп-хисапларны башкарачак һәм хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге коммуналь хезмәт өчен түләү күләме Тарифлар буенча Башкортостан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнгән каты көнкүреш калдыкларын җыю нормативлары һәм төбәк оператор хезмәте күрсәтү бәясе нигезендә билгеләнә. «ЭСКБ» җәмгыяте «Дюртюлимелиоводстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән агент килешүләре төзеде. Аның шартлары буенча, төбәк операторы «ЭСКБ» җәмгыятенә БР кулланучылары-гражданнар өчен каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен түләүләр турында мәгълүмат тапшыралар. Шуннан соң бу сумма түләү квитанциясендә «Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәт күрсәткән өчен» дигән яңа графада күрсәтелә. Мондый квитанцияләрне район кулланучылары 2019 елның февраленнән алачак. «Башэлектросбыт» клиент офисларында әлеге хезмәт күрсәтү буенча бәяләрне яңадан исәпләү, ташламалар һәм субсидияләр алу өчен документлар тапшырырга мөмкин.
Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәткә тарифлар турында мәгълүматны «Дюртюлимелиоводстрой» җәмгыятенең dmsrb.ru сайтында яки 8-800-511-84-20 «кайнар линия» телефоны аша алырга мөмкин.
Читайте нас: