Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
5 апрель 2019, 17:44

Яралары бүген дә өзелми

Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне ел саен 27 гыйнварда билгеләп үтелә һәм быел бу вакыйгага 75 ел тулды. Бу тарихи датаны билгеләү республикабызда да күптән матур традициягә әйләнде.

900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас – зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый. Блокада чорында шәһәр 1 млн. чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә. 1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала.
Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне ел саен 27 гыйнварда билгеләп үтелә һәм быел бу вакыйгага 75 ел тулды. Бу тарихи датаны билгеләү республикабызда да күптән матур традициягә әйләнде.
Районыбыздан да Ленинград блокадасында бик күп кеше катнашкан, күпләре яу кырында ятып калган. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз.
Истәлекле дата уңаеннан район ветераннар советы «Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия җәмәгать хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсе белән берлектә үзәк мәйданда чолганыш вакытында гомерләре киселгән ленинградлыларны искә алу максатында «Блокада икмәге» патриотик акциясе үткәрде. Анда «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары - Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәбенең 8Б сыйныф укучылары район үзәгендә яшәүче Ленинград блокадасын үз иңнәрендә тойган Рәйсә Исхакова һәм Рәзинә Зәйнетдинова белән очрашты. Алар тәүлеклек 125 граммлы Ленинград икмәге, ачы язмышлары турында сөйләде. Бөек Ватан сугышы һәм аның дәһшәтле вакыйгалары турында тарихи хәтерне сакларга, авыр сынаулар узган кешеләр язмышына карата мәрхәмәт һәм икмәкнең (ризыкның) кадерен белергә кирәкләген сөйләде. Бу көн алар өчен, чын мәгънәсендә, хәтер яңарту булды.
Гүзәл Фәтхуллина
Читайте нас: