Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Актуаль
8 апрель 2019, 17:44

Авылымның хөрмәтле ак әбисе

Тәгъзимә апа моннан 85 ел элек матур табигатьле, ямьле урман эчендә урнашкан Төбәк авылында Мәрзия һәм Әбелҗәмил Җәмиловларның ишле гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.

Авылымның хөрмәтле ак әбисе
Нәсимә Инсапова.
Иштирәк авылы.
Бөек Ватан сугышы башланганда кечкенәдән зур сынаулар үткән сабыйлар хәзер инде өлкән яшьтәге газиз әти-әниләребез. Бүгенге көндә алар тыныч тормышта, балалары, оныклары тәрбиясендә яшәүләренә сөенеп, изге догалар укып, бәхетле картлык кичерә.
Язмам - Иштирәктә яшәүче хезмәт ветераны, авылыбызның ак әбисе Тәгъзимә Шәемова турында.
Тәгъзимә апа моннан 85 ел элек матур табигатьле, ямьле урман эчендә урнашкан Төбәк авылында Мәрзия һәм Әбелҗәмил Җәмиловларның ишле гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.
Мәкалә героемның бала чагы, кызганычка каршы, сугыш чорына туры килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, бөтен дөнья хәстәре үсмер малайлар, кызлар, әби-бабайлар, тол хатыннар кулына кала. Ятим калган минем әнкәемне олы йөрәкле Мәрзия апа үз канат астына алып тәрбияли. Моның өчен мин аңа зур рәхмәтлемен. Үз балаларына да тиешле тәрбия бирә, хезмәткә өйрәтә.
Тәгъзимә апаны Төбәк авылыннан Иштирәк авылы егете Мәгъфүрҗан абый 1956 елда димләп алып кайта. Кавышып, матур гаилә корып, алар дүрт бала үстерә. Балалары Рифа, Гөлзирә, Зиләрә, Хәлил – якын тирәдә үзаллы тормыш көтә. Тугыз оныгы, 13 оныкачы картый-картәтиләрен ихтирам итеп, ярдәм, кадер-хөрмәт күрсәтә. Ял көннәрен, бәйрәмнәрне зарыгып көтә алар, чөнки балалар кайткач, өй ямьләнеп китә.
Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 63 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Көнне-төнгә ялгап, ару-талуны белмичә икәүләп колхозда фидакарь хезмәт салалар. Еллар сукмагыннан горур атлап, сикәлтәле юлдан абынмый хәтсез гомер үтеп тә киткән.
Гаилә башлыгы авылда пима басучы буларак билгеле. Ул баскан йомшак, аякка ипле, матур пималарны авылдашлар һәм күрше-тирә як халкы яратып, суык кыш көннәрендә аңа рәхмәт сүзләре әйтеп, сәламәтлек теләп киде. Тәгъзимә апа тәмле ризыклар, камыр ашлары остасы була. Аның туй күмәчләре, чәк-чәкләре - телне йотарлык.
Бүгенге көндә өлкәннәр бәхетле гомер кичерә. Балалары, онык-оныкачлары аларга терәк һәм кирәк, мең рәхмәтле булып яши. Алты дистәдән артык иңгә-иң, бер-береңне хөрмәт итеп яшәүгә ни җитә! Шушы уңайдан Иштирәк авыл мәдәният йортында күңелле итеп аларның бриллиант туйлары уздырылды. Чарада авыл халкы, туганнары, дуслары котларга бик күп җыелды.
-Бүгенге тыныч тормышта балаларыбыз, онык-оныкачларыбыз кадер-хөрмәтендә яшибез. Игътибарларыннан калдырмыйлар, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә йортыбыз бала-чага тавышыннан шау-гөр килә. Үзләре исән-имин, озын гомерле, бәхетле булсыннар, - ди Тәгъзимә апа. Аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, пар канаты белән хәерле картлык телибез. Якыннарының кадер-хөрмәтендә, игелек-изгелекләрендә җан тынычлыгында яшәргә язсын.
Читайте нас: