Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
9 апрель 2019, 17:44

Бер участокта ике йорт мөмкин

Гамәлдәге закончалыкка ярашлы, шәхси йорт төзелеше өчен тәганләнгән җир участогында икенче өй төзү тыелмый.

Башкортстан Республикасы буенча кадастр палатасына бер җир участогында ике йорт төзеп, һәрберсенә милек хокукы рәсмиләштереп буламы, дигән сорау белән гражданнар еш мөрәҗәгать итә.
Зур булмаган җир участогында ике йорт төзү очраклары еш очрый. Мәсәлән, берсендә әни-әтиләре яшәсә, икенчесендә яшьләр тора.
Гамәлдәге закончалыкка ярашлы, шәхси йорт төзелеше өчен тәганләнгән җир участогында икенче өй төзү тыелмый. Әгәр җир участогы ике кешенең милек өлешендә тора икән, ул бүленә алмый, шул рәвешле хокук ияләре җир участогын куллану тәртибе турында язма рәвештә килешү төзеп, аңа ярашлы һәр як та үз исәпләренә шәхси йорт төзергә сөйләшә. Әлеге милеккә ия булу һәм аннан куллану килешүдә катнашучыларның ризалыгы белән, ә килешмәгән очракта суд тәртибендә карала.
Моннан тыш, шуны белү мөһим шәхси йорт салганда шәһәр төзү нормалары һәм кагыйдәләре үтәлергә, шул исәптән күрше участок чигеннән минималь ара калырга, төзелешнең биеклеге максималь булырга тиеш. Шулай булмаганда, төзелеш үзирекле категориясенә эләгә, өстәвенә күршеләрнең бәхәсләшүен китереп чыгаруы ихтимал. Шул ук вакытта билгеләнгән йортларның төзелеше башланганчы җир участогының хокук ияләренә күчемсез милек объектлары төзүгә ризалыкны вәкәлатле органнан алырга кирәк.
Энҗе Газизова,
БР буенча «ФКП Росреесстр» ФДБУ филиалының 10нчы территориаль бүлеге инженеры.
Читайте нас: