Бүгенге Русиянең тарихында икенче тапкыр авыл хуҗалыгы исәбен алулар 2016 елның 1 июль - 15 августларында «Авыл тәртиптә – илдә муллык!» лозунгы астында үтте. Аның нәтиҗәләре илдә заманча авыл хуҗалыгы торышын күрсәтте, агымдагы статистикада күрсәтелмәгән күләмле мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирде.
Республика һәм муниципаль районнар (шәһәр округлары) буенча исәп алу нәтиҗәләре 6 томлы 9 китапта тәкъдим ителде. Алар Башкортстанстатның рәсми сайтында урнаштырылды. Йомгаклар авыл хуҗалыгы өчен бик мөһим. Алар ярдәмендә хезмәт һәм җир ресурсларыннан файдалануны, авыл хуҗалыгы культуралары өчен чәчү мәйданнары структурасын, авыл хуҗалыгы терлекләре санын, техник чараларны, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә кулланыла торган производство инфраструктурасын һәм технологияләрне күрергә мөмкин.
Муниципаль районда исәпкә алу нәтиҗәләре буенча 14 авыл хуҗалыгы оешмасы, 53 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшкуар, 14770 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм башка хуҗалыклар, гражданнарның коммерцияле булмаган 2 берләшмә (бакчачылык, яшелчәлек, дача) исәпләнә.
Авыл хуҗалыгы эшчәнлеген башкаручы авыл хуҗалыгы оешмалары өлеше – 0,1 проц.; крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарлар – 0,3; шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гражданнарның башка шәхси хуҗалыклары – 99,5; гражданнарның коммерцияле булмаган берләшмәләре 0,01 процент тәшкил итә. 2006 ел белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары саны 61,1 һәм 36,1 процентка кимегән, шул ук вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гражданнарның шәхси хуҗалыклары 5,2 проц. арткан.
Исәпкә алу җирләр мәйданын һәм аларның кулланылышын күзалларга мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә беркетелгән гомум җир мәйданы исәп алу чорына 140828дән 133268 гектарга кадәр кимегән. Барлык категориядәге хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы культураларының чәчү мәйданнары 117,1 проц. артты һәм 93240,1 гектар тәшкил итте. Бөртекле культуралар – 36,6 проц. арткан. Техник культуралар мәйданнары 2,6 тапкырга күбәюе күзәтелә. Бәрәңге, башка культуралар – 41,8 һәм 22,4 проц. кимегән.
Терлекчелектә дә шактый үзгәрешләр булды. Соңгы ун елда район буенча барлык категориядәге хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 23,6 проц. кимегән, шул исәптән сыерлар – 23,7, дуңгызлар - 81,1, сарыклар – 47,1проц. тәшкил итә. Кәҗәләр саны 53,8 проц. арткан.
Авыл хуҗалыгы исәбен алулар - авылның социаль аспектлары турында бердәнбер мәгълүмат чыганагы. 10 ел эчендә (2016 елда 2006 ел белән чагыштырганда) авыл хуҗалыгы оешмаларында даими хезмәткәрләр саны 53,2 проц. кимегән. Әлеге проблема эре хуҗалыклар өчен аеруча актуаль. Килеп туган хәлне исәпкә алып, яшь хезмәткәрләрне авылга җәлеп итү буенча яңа программалар булдыру зарури.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авылда социаль сәясәт өчен принципиаль әһәмияткә ия булган халык исәбен алуның тагын бер нәтиҗәсе - ташландык җир участоклары (буш йортлар) булган шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны һәм чагыштырма авырлыгы кимегән. 2016 елда муниципаль район буенча мондый хуҗалыклар саны гомум хуҗалыклар саныннан 1 проц. (2006 елда 5 проц.) тәшкил итә.
Болар барысы да җәмгыятьнең һәм дәүләтнең авыл территорияләрен үстерү, иң беренче чиратта, авыл халкының хуҗалыктан тыш эш белән тәэмин ителү, авыл социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча яңа көч тупларга кирәклеге турында сөйли.
2016 елгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу нәтиҗәләре белән Башкортстанстатның http://bashstat.gks.ru. рәсми сайтында ачык режимда танышырга мөмкин.