Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
17 апрель 2019, 17:43

Юлларда сак булыйк!

Районда сабыйлар катнашлыгындагы һәләкәтләрне искәртүгә юнәлтелгән «игътибар – балалар!» профилактик чарасы үтте.

Аның барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен искә төшерү, аны үтәү максатында районның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында педагоглар, тәрбиячеләр белән берлектә аңлату дәресләре, уеннар һәм очрашулар үткәрде. Әмма бу гына җитеп бетми, өлкәннәр, ата-аналар үзләре һәрвакыт игътибарлы булып, үрнәк күрсәтсеннәр иде. Шул рәвешле, балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә күнектерегез. Һәм онытмагыз, сезнең үрнәк – иң яхшы өйрәтү чарасы. Сабыйны урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә үзегез юл кагыйдәләрен бервакытта да бозмагыз.
Читайте нас: