Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Актуаль
24 Май 2019, 18:05

Республикада – илешлеләр беренче

Чәчү-2019

Игенчеләр төбәге буларак дан алган Илеш эшчәннәре язгы чәчүне республикада иң беренчеләрдән булып тәмамлады. Алар мөһим кампанияны оешкан төстә, кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп башкарып чыкты.
Район хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Сергей Пискарев билгеләвенчә, районда чәчүлек мәйданы 67,700 гектар тәшкил итә. Биредә 54,800 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар игеләчәк. Район хуҗалыклары барлыгы 24,800 га – бодай, 20,200 га – арпа, 1900 га – карабодай, 1800 га солы чәчте.
Агымдагы елда игенчеләр куллану базарында аеруча ихтыяҗ белән файдалана торган рапс, ак горчица мәйданнарын киңәйтте. Алар 7,5 мең гектарны били
Әлеге вакытта аграрийлар химик утау чарасына әзерләнеп, мал азыгы хәзерләү, ашлык сугу комбайннарын төзекләндерү белән мәшгүль.
Читайте нас: