Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
29 Май 2019, 12:10

Череккүлдә дала корсагы һөҗүм итә

Үз хуҗалыгыңда кош- корт үрчетү- аеруча файдалы. Куплэп үрчеткән вакытта, аларны яланга, күл буена чыгаралар. Тик, шунысы куркыныч - сонгы елларда дала корсагы(төлкенең бер төре) дигән ерткыч хайваны хөҗүм итә башлады. Ашарга җитмәгәнлектән алар су буена килеп кош-кортны талый. "Шуның кадәр казымны буып ташлаган", "Фәлән кадәр тавыгымны, үрдәгемне юк итте", - дигән зарлар килеп ишетелә тора. Күл буенда гына түгел, төнлә якын-тирәдәге йортларга да киләләр. Шуңа күрә, кош-кортны күпләп алсаң, йорт тирәсендә, биек койма, яисә сетка белән әйлендереп алынган җирдә тотарга тырышырга кирәк.Сезнең авылда да мондый хәлләр очрыймы?
Читайте нас: