Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Актуаль
29 Май 2019, 11:23

Тәрбия күргән җир уңыш бирер

Район хуҗалыклары чәчү кампаниясен уңышлы һәм үзвакытында тәмамлап, милли бәйрәм – Сабантуена яшь кәеф белән әзерләнә. Орлыкларны җир куенына салу белән генә эш төгәлләнми – чәчүлекләрне тәрбияләп карарга да кирәк. Бу чара мул уңыш нигезе булуын һәркем яхшы аңлый. Район хуҗалыклары алдында бөртекле һәм кузаклы культура басуларын химик препаратлар белән эшкәртү бурычы тора. Шуны да истән чыгармаска кирәк, химик утау – иртә кыска вакытта, санаулы гына көннәрдә башкарыла торган мөһим агротехник чара. Ул «Урожай» токымчылык заводы» җәмгыятендә, М.Горький ис., М.Гәрәев ис. кооперативларда, «Илеш МТС», «Агыйдел» җәмгыятьләрендә, «Үзәк МТС» ДУАХП Илеш филиалында, Г.Гайнетдинов КФХсында оешкан төстә бара.

Район хуҗалыклары чәчү кампаниясен уңышлы һәм үзвакытында тәмамлап, милли бәйрәм – Сабантуена яшь кәеф белән әзерләнә.
Орлыкларны җир куенына салу белән генә эш төгәлләнми – чәчүлекләрне тәрбияләп карарга да кирәк. Бу чара мул уңыш нигезе булуын һәркем яхшы аңлый. Район хуҗалыклары алдында бөртекле һәм кузаклы культура басуларын химик препаратлар белән эшкәртү бурычы тора. Шуны да истән чыгармаска кирәк, химик утау – иртә кыска вакытта, санаулы гына көннәрдә башкарыла торган мөһим агротехник чара. Ул «Урожай» токымчылык заводы» җәмгыятендә, М.Горький ис., М.Гәрәев ис. кооперативларда, «Илеш МТС», «Агыйдел» җәмгыятьләрендә, «Үзәк МТС» ДУАХП Илеш филиалында, Г.Гайнетдинов КФХсында оешкан төстә бара.
-Чәчүлекләрне химик эшкәртү өчен иң яхшы һава торышы – тыныч, аяз көн, чөнки яңгыр – препаратны юдырып төшерә, җил – очыра, кояш – киптерә, - диде җәмгыятьнең баш агрономы Марат Әдеһәмов. - Быелгы чәчүдә без 3 мең гектар мәйданнан артык чәчү эшләрен башкардык. Шуның 2 меңнән артыгында химик препаратлар белән эшкәртү бурычы тора. Бүгенге көндә уҗым бодае (Архат сорты) биләгән 210 га басуда эш кайный. Көннәр яхшы торса, чараны тиз арада тәмамлаячакбыз, - дип бәян итте ул.
Химик утауны «МТЗ-82.1» тракторында Алмаз Талипов башкара. Суны Вадим Мөҗипов 10 т сыйдырышлы цистерналы «КамАЗ» автомашинасында (бу су күләме дүрт сиптерүгә җитә) ташый. Көн саен 200 гектарга якын җир эшәкртелә. «Фидес» һәм «Арбалет» химикатлары бер төргә – чүп үләннәре овсюгка һәм билчәнгә каршы кулланыла.
Басуда эш иртәнге алтыдан кичке унбер сәгатькә кадәр дәвам итә. Аларга ике тапкыр ашату оештырылган. Сөт продукциясе белән тәэмин ителәләр.
Сабантуйлар үткәч, басу эшләре арытаба дәвам итәчәк. Алда мал азыгы хәзерләү кампаниясе көтә. Моның өчен һәр тарафта техникаларны төзекләндереп, әзерлек сызыгында тотырга кирәк. Гомумән, һәркем урыннарда үз бурычын уңышлы үтәр һәм басулар мул уңыш белән шатландырыр, дигән теләктә калабыз.
Читайте нас: