Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 июль 2019, 14:14

Яшь авыл укытучылары өчен конкурс игълан ителә

Быел 1 июльдән ел саен авылда эшләүче яшь укытучыларның һәркайсына 600 мең сумлык 100 грант тапшырылачак.

100 җиңүче 600әр мең сум грант алачак.

Педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм югары һөнәри уңышларга дәртләндерү максатында республика җитәкчесе Радий Хәбиров авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар бирү турындагы указга кул куйды.

Документка ярашлы, быел 1 июльдән ел саен авылда эшләүче яшь укытучыларның һәркайсына 600 мең сумлык 100 грант тапшырылачак.

Указ белән грантларны бирү буенча республика комиссиясе, аның составы һәм грантлар турында положение булдырылган. Республиканың Мәгариф министрлыгы, әлеге указга ярашлы, агымдагы елда грантлар тапшыруга конкурс игълан итә.

Грант алуга конкурста 10 меңнән артык кеше яшәмәгән авыл җирендәге белем бирү оешмасында кимендә ике ел эшләүче һәм нагрузкасы бер ставкадан ким булмаган 35 яшькә кадәр укытучылар катнаша ала. Грант алучы укытучылар үзләрен тәкъдим иткән мәгариф оешмасында ким дигәндә 10 ел эшләргә тиеш.

Аларны мәктәпләр һәм районның мәгариф идарәләре тәкъдим итә.

Документлар 1 июльдән 1 августка кадәр кабул ителә. чыганак
Читайте нас: