Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
3 июль 2019, 15:13

Инвалид балаларны карау өчен түләүләр арттырылды

Россия Президентының “Инвалид балалар һәм балачактан I группа инвалидларны караучыларга ай саен бирелүче түләүләр турында»гы  Россия Президенты указына үзгәрешләр кертү турында»гы Указы 1 июльдән үз көченә керде.

Россия Президентының “Инвалид балалар һәм балачактан I группа инвалидларны караучыларга ай саен бирелүче түләүләр турында»гы  Россия Президенты указына үзгәрешләр кертү турында»гы Указы 1 июльдән үз көченә керде.
 Документка ярашлы, инвалид балалар һәм балачактан I группа инвалидлар ата-аналарына (уллыкка алучылар) яисә опекуннарга (попечительләргә) ай саен биреләчәк түләүләр күләме 5 мең 500дән 10 мең сумга кадәр арттырылды.
Россия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров  сүзләренә караганда, мондый түләүләрне алу өчен гариза язу таләп ителми. Июльдә инвалид балаларны карау буенча арттырылган түләүләрне 11806 ата-ана һәм опекун алачак. Башкортстанда  мондый түләүләр күләме 11500 сум тәшкил итә.
Айлык түләүләр һәрбер инвалид балага карата эшкә сәләтле эшләмәүче ата-ананың (уллыкка алучы)  яисә опекунның (попечитель)  берсенә тәгаенләнә. Баланы карау чоры страховка стажына кертелә һәм һәр ел өчен 1,8 пенсия баллы исәпләнә. Бу эшләмәүче кешегә страховка пенсиясен алу өчен хокукын формалаштырырга ярдәм итәчәк.
Инвалид балалар яисә балачактан I группа инвалидларны караучы башка кешеләргә дә мондый түләүләрне билгеләү мөмкин. Бу очракта түләүләр күләме 1380 сум тәшкил итә.
Читайте нас: