Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
4 июль 2019, 10:48

23 миллион сум урлап качуда шикләнелүче Луиза Хәйруллина исән түгел?

Криминалистлар 23 миллион сум урлап качуда шикләнелүче Луиза Хәйруллинаны исән түгел дип фаразлый

Криминалистлар 23 миллион сум урлап качуда шикләнелүче Луиза Хәйруллинаны исән түгел дип фаразлый. Ул фикер хатынның туганнарыннан ДНК үрнәкләре алганнан соң туган. Криминалист, Мәскәү технология университеты профессоры Анатолий Белкин, тикшерүчеләр билгесез мәет тапкан һәм аның Луиза Хәйруллинаныкы булуы ихтимал, дип фаразлый. “Алар, бәлки, исән дә түгелдер, ә качуларын инсценировкалаганнардыр. Мәет табып, кемнеке икәнен белә алмаска да мөмкиннәр, чөнки алар суда ятып зыян күрергә яисә янарга, яки җанварлар ашарга мөмкин”, - ди ул.+ Шул ук вакытта Луизага охшаган хатын тоткарлану турында сүзләр бар, дип яза Кызыл таң. Тышкы кыяфәтне үзгәртеп була. ДНК буенча кем икәнен белергә телиләрдер, ди профессор.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=25809
Читайте нас: