Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
5 июль 2019, 10:34

Авылларыбыз төзеклеге – үзебез өчен

Тирә-ягыбызның төзек, чиста, ямьле булуы - яшәүгә көч, күңелләргә рухи дәрт өстәү чыганагы ул. Районда авыллар территорияләрен тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча экологик өмәләр оештырылып, әйләнә-тирәбезне тәртипкә салу максатында байтак эшләр башкарылып килә.

Тирә-ягыбызның төзек, чиста, ямьле булуы - яшәүгә көч, күңелләргә рухи дәрт өстәү чыганагы ул. Районда авыллар территорияләрен тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча экологик өмәләр оештырылып, әйләнә-тирәбезне тәртипкә салу максатында байтак эшләр башкарылып килә. Шушы көннәрдә муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров җитәкчелегендәге муниципаль район хакимиятенең физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты рәисе И.Фәсхиевны, БР Табигатьне файдалану һәм экология министрлыгының Нефтекама территориаль комитетының белгеч-эксперты А.Габдрахмановны, район авыл хуҗалыгы идарәсе баш зоотехнигы И.Гыйлемхановны, «Илеш районы мәдәният бүлеге» МБУ начальнигы урынбасары З.Әхмәтованы, «БР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 26 нчы отряды» федераль дәүләт казна учреждениесенең 122нче янгын һәм коткару часте начальнигы урынбасары И.Хәсбиуллинны, «Мәгариф идарәсе» МКУның эшчеләр төркеме җитәкчесе Б.Миңнекаевны, район үзәк дәваханәсенең хуҗалык мөдире А.Әхмәдуллины берләштергән комиссия, муниципаль район хакимияте башлыгы карарына ярашлы, авыл советы авыл биләмәләрендә социаль, производство объектларының торышы, санитар тазарту һәм төзекләндерү буенча башкарылган эшләр белән танышты. Комиссия Иске Күктау, Исанбай, Аккүз, Ябалак, Яңа Аю авыл советы авыл биләмәләрендә булды.
Читайте нас: