Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
19 июль 2019, 23:00

Кәгазь паспортлар гамәлдән чыгарылмаячак

Хакимият кәгазь паспортларны алыштыру буенча кампания үткәрергә җыенмый.

Россия Хөкүмәте электрон паспортлар кертелгәннән соң кәгазь документларны цифрлы документларга алыштырырга мәҗбүр итмәячәк. Бу хакта РФ вице-премьеры Максим Акимовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
"Бернинди алыштыру кампаниясе дә юк", – диде Премьер-министр урынбасары.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2023 елда ук электрон паспортка тиз арада күчүне тәкъдим иткән. 2020 елның җәеннән тиешле эксперимент үткәрү өчен сынау төбәге Мәскәү булачак.
Читайте нас: