Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
6 август 2019, 15:22

Эчәр сулар чиста булсын!

Республиканың Благовещен районында Изәк елгасы пычрану турындагы мәгълүмат 26 июльдә билгеле булган иде.

Республиканың Благовещен районында Изәк елгасы пычрану турындагы мәгълүмат 26 июльдә билгеле булган иде. Вакыйга урынына оператив рәвештә күзәтчелек органнары һәм ашыгыч хезмәтләр җибәрелде.
Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләре елга территориясен тикшерде һәм Изәк елгасына коя торган Казмышлы елгасына пычрак сулар агызылуын ачыклады. Министрлыкның дәүләт аналитик контроле идарәсе су сыйфатын тикшереп тору нокталарын билгеләде.
Табигатьне саклау районара прокуратурасы, үз чиратында, күзәтчелек органнары белгечләрен җәлеп итеп, тикшерү башлады.
Изәк елгасының Караидел елгасына койган урында, Уфа суҗыйгычына су ала торган төбәктә, суны һәм аның төбен тикшерү үткәрелә, дип хәбәр итәләр республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан. Ведомствода бу участокка зарарлы матдәләрнең эләкмәвен ассызыклыйлар.
Республика халкының күпчелеге WhatsApp челтәреннән башкалада краннан су эчү хәвефле булуы турында хәбәрләр алды. Әмма экспертлар күрсәткечләрнең нормада булуын әйтә. “Уфаводоканал” предприятиесенең матбугат секретаре Азамат Мәһәдиев хәлгә түбәндәгечә аңлатма бирде:
— Предприятиенең лабораторияләре эчә торган суның сыйфатына һәм Караидел елгасындагы чыганакка даими контроль үткәрә. Лаборатор контрольнең расланган программасына ярашлы, суүткәргечтәге эчә торган суның сыйфат күрсәткечләре буенча алынган анализлар нәтиҗәләре норматив таләпләргә туры килә. Караидел елгасындагы суҗыйгычта, шулай ук эчә торган суда пычратучы матдәләрнең микъдары арту күзәтелми.
Изәк елгасы пычрану буенча хәлне анализлау һәм аны бетерүдә власть органнарының эшен координацияләү өчен оештырылган эшче төркем әгъзалары елгага зарарлы матдәләр агып төшкән торбаны карады. Пычрату чыганагы булган “Полиэф”та кайчандыр яңгыр суларын агызу системасының бер өлеше булган бу корылманың 80нче елларда завод төзелгәннән алып кулланылмавын әйтәләр. Бүген торба ябык, бу урында экологлар көн саен суны һәм туфракны тикшереп тора.
“Полиэф” җәмгыятенең генеральный директоры Михаил Юрин сүзләренә караганда, бу участок яңгыр сулары белән юылмасын өчен пычранган туфракны җыеп үтилләштерәчәкләр. “Әлегә пычратылган участокларны изоляцияләү буенча чаралар күрелде, — ди предприятие җитәкчесе. — Бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау буенча эчке тикшерү үткәрелә”.
Шул ук вакытта...
Яңа программа расланды
Башкортстанда эчәргә яраклы су белән тәэмин итү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән төбәк программасы расланды.
Русия Президенты Владимир Путинның май указлары кысаларында тормышка ашырылучы “Чиста су” федераль проекты илдә халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. “Экология” гомумдәүләт проекты буенча төбәк программалары эшли башлады. Мондый документ Башкортстанда да кабул ителде.
Төбәк программасы Башкортстанда яшәүчеләрне сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүне тагын да яхшыртуга булышлык итәчәк. Сыйфатлы су белән тәэмин ителгән халык санын 2024 елга кадәр 87,6 проценттан 92,5 процентка җиткерү күз уңында тотыла.
Алты ел эчендә республиканың 20 районында әлеге максатларда 29 яңа объект төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк.
Әлеге чараларны тормышка ашыру республиканың 45 торак пунктында яшәүче 200 меңгә якын кешене сыйфатлы су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Республика Хөкүмәтендә әзерләнгән карарда 2019-24 елларда халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә 4 миллиард 254 миллион сумнан артык акча җәлеп итү күз уңында тотыла. Шуның 80 проценты федераль казнадан бүленәчәк.
Резида ВӘЛИТОВА,
Энҗе ИБРАҺИМОВА.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: