Маяк
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
7 август 2019, 18:00

Ашыгыч ярдәм машинасын үткәрмәсәң – 5 мең сум штраф!

Русиядә юлда ашыгыч ярдәм машинасын үткәрмәгән машина йөртүчеләр өчен җаваплылыкны катгыйландыра торган закон үз көченә керде.

РИА Новости” агентлыгы хәбәр итүенчә, Русиядә юлда ашыгыч ярдәм машинасын үткәрмәгән машина йөртүчеләр өчен җаваплылыкны катгыйландыра торган закон үз көченә керде.
Закон нигезендә, автомобиль йөртүче сиреналарын һәм утларын кабызган «ашыгыч ярдәм» яки башка кичектергесез хезмәтләрнең машинасын үткәрмәгән очракта, аны 5 мең сумга кадәр (моңа кадәр 500 сум иде) штрафка тарттырачаклар яки бер елга кадәр (моңа кадәр 3 ай иде) машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.
Шулай ук Русия Җинаятьләр кодексына да үзгәрешләр кертелә. Медицина хезмәткәренең эшенә комачаулау аркасында пациентның сәламәтлегенә зур зыян килсә, гаепле кешене 80 мең сумга кадәр штрафка тарттырачаклар, 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр яки шул ук вакытка мәҗбүри эшләргә хөкем итәчәкләр. Әгәр гражданның гамәлләре нәтиҗәсендә пациент үлсә, 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр яки шул ук вакытка мәҗбүри эшләргә хөкем итәчәкләр.
Русия Президенты Владимир Путин федераль законга 26 июльдә кул куйды.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: