Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
9 август 2019, 14:00

Бөек Җиңү бәйрәмен уздыру планлаштырыла

Район ветераннар советы пленумында

Район ветераннар советы һәм урыннардагы советлар нәтиҗәле һәм актив эшчәнлек алып бара. Җәмәгать оешмасы үз алдына куйган максатларны уңышлы гамәлгә ашырып килә. Районда яшәүче 32 мең кешенең 10957сен пенсионерлар тәшкил итеп, алар 63 башлангыч оешмага берләшкән. Киләсе елда Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75е тулуны билгеләү уңаеннан районда төрле чаралар оештыру планы төзелеп, ветераннар советы моннан читтә калмый. Күптән түгел муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында район ветераннар советының пленумы узды. Көн тәртибендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә һәм XIIIнче отчет-сайлау конференциясенә әзерлек эшләре мәсьәләләре каралды. Җыелышны район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов алып барып, анда УДНТУ ректоры, БР Дәүләт-Җыелышы Корылтай депутаты Рәмил Бәхтизин, Башкортстан Республикасы Хәрби комиссар рәисеурынбасары Рәмил Баһаутдинов,БР Хәрби комиссары ярдәмчесе Рим Мусин, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, чыгыш ясады.
Читайте нас: