Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
9 август 2019, 13:30

Яугирларны хөрмәтләп

Югары Яркәйдәге яугир-интернационалистларга багышланган һәйкәл янында Бронетранспортер-70 техникасы куелды

Югары Яркәйдәге яугир-интернационалистларга багышланган һәйкәл янында Бронетранспортер-70 техникасы куелу сәбәпле, аны ачу тантаналы шартларда үтте. Муниципаль район хакимияте, аның яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты, Россия ДОСААФының Илеш район бүлекчәсе, «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы ярдәме белән Свердловск өлкәсенең Камышлов шәһәреннән алып кайтылган танк урнаштырылып, район үзәгенең бер истәлекле урынына әйләнде.
Бәйрәм чарасына халык күпләп җыелган иде. Тантанада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, БР Дәүләт-Җыелышы Корылтай депутатлары Рәмил Бәхтизин, Олег Калинин, «Хәрби туганлык» Бөтенроссия ветераннар җәмәгать оешмасының БР бүлекчәсе рәисе Альберт Шаһиморатов, БР Хәрби комиссары ярдәмчесе Рим Мусин, «Хәрби туганлык» район ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов чыгыш ясап, илешлеләргә изге теләкләр белдерде. Яу кырында ятып калганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Арытаба килгән кунаклар һәм яугир ветераннар һәйкәлгә чәчәкләр салды. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре алып баруындагы чараны «Яшел беретлар» ансамбле чыгышы дәвам итте.
Читайте нас: