Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
13 август 2019, 12:15

Илеш дөнья базарына юл яра!

Районда Агыйдел елгасының төбен тирәнәйтү эшләре башланды

Районда Агыйдел елгасының төбен тирәнәйтү эшләре башланды

Майда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән “Инвестиция сәгате”ндә төбәкнең агросәнәгать комплексын үстерү буенча инвестиция проектлары каралган иде. Анда авыл хуҗалыгы продукциясен су транспорты белән чит илләргә озату хакында сөйләшү булды. Илеш элеваторында моның өчен мөмкинлекләр бар, әмма су транспорты өчен Агыйдел елгасы төбен 20 километр участокта тирәнәйтергә кирәк. Эшләр якынча 25 миллион сумга төшә. Инвестор элеваторны модернизацияләргә һәм куәтләрне арттырырга ниятли. Чит ил партнерлары хезмәттәшлеккә әзер.

Әлеге вакытта “Илеш элеваторы” җәмгыя­тендә елганы 4 метрга кадәр тирәнәйтү эшләре башланды. Су юлы белән ашлыкны чит илгә чыгарырга алынган предприятие тирәнәйтү эшләренә 25 миллион сум дәүләт ярдәме алды. Бу 3 мең тонна сыешлы “елга-диңгез” класслы су транспортына причалга якын килергә мөмкинлек бирәчәк. Продукцияне Балтыйк буе илләренә, Иранга һәм Төркиягә экспортлау планлаштырыла.

Елганы тирәнәйтү эшләре Илеш районының Груздевка авылыннан Татарстан Респуб­ликасының Актаныш районындагы Әҗәкүл авылына кадәр 23 километр арада башкарылачак. Проектның подрядчысы – “Камводпуть” учреждениесе.

– Элек элеватор 2 мең тонна сыйдырышлы су транспортына продукция төйи ала иде. Күбрәк ашлык сыйдырышлы суднода ташуның үзкыйммәте дә түбәнрәк. Диңгезгә чыгар алдыннан күчереп төяргә дә кирәк булмаячак. Югыйсә, 1 тонна ашлыкны яңадан төяү 1,5 мең сумга төшә. Бу аның бәясенә йогынты ясады. Хәзер ул күтәрелергә тиеш, – ди Илеш районы хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Нәбиев.

– Бу эшләр төгәлләнгәч, без навигация чорында ашлык төяп озату күләмен арттыра алачакбыз. Әлегә кадәр ул 50 мең тонна булса, арытаба 150 мең тоннага кадәр исәп тота алабыз, – ди элеватор директоры Валерий Иванов.

Су юлы иң отышлысы: суднолар минималь ресурслар тотынып, зур күләмдәге йөкләрне ташый ала. Чагыштыру өчен шуны әйтү дә җитә: бер вагонга 71 тонна ашлык төяргә мөмкин, димәк, өч мең тонна ашлык сыйдырышлы судно берьюлы 42 вагонны алып китә дигән сүз.
Читайте нас: