Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
13 август 2019, 18:45

Уфага рейс ачылды

Республика программаларын - тормышка!

Яшәешебезне уңайлы автобуслардан һәм җиңел автомобильләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Авыл хуҗалыгы тармагында, кече һәм урта эшкуарлыкта автотранспорт хезмәтләренә ихтыяҗ тотрыклы рәвештә үсә. Районда барлык авыллар автобус маршрутлары белән тоташтырылган. Бу җәһәттән «Башавтотранс» ДУП Дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасы бүгенге көндә үз максат - бурычларын нәтиҗәле гамәлгә ашыра. Бүгенге көндә предприятиедә 11 берәмлек автобус исәпләнеп, алар тиешле таләпләргә җавап бирә. Шунысы сөенечле, күптән түгел Югары Яркәй автоколоннасы тагы бер яңа автобус белән тулыланып, ул район үзәгеннән Уфа шәһәренә пассажирларны йөртәчәк. Димәк, башкалага рейс яңадан ачыла.
Яңа «ФОРД Транзит» автобусы 17 урынга испләнгән. Уңайлы, җайлы утыргычлар һәм хәвефсезлек каешлары белән тәэмин ителгән. ГЛОНАСС спутник навигациясе системасы белән җиһазландырылган. Салонда җылыту, кондиционер бар, шулай ук пассажирларны хәвеф-хәтәрсез йөртүне тәэмин итүгә юнәлтелгән башка төрле җайланмалар урнаштырылган. Автобус тәҗрибәле водитель Фаид Нурыйәхмәтовка ышанып тапшырылган.
Югары Яркәй-Уфа маршрутының йөрү тәртибе: иртәнге 7.00 сәгатьтән район үзәгеннән кузгалса, башкалага 10.30 сәгатькә барып җитә. Көндез 15.00 сәгатьтән кузгалганы Уфаның көньяк автовокзалына 18.30 сәгатькә барып керә. Рейслар көн дә башкарылып, билет хакы 350 сум тәшкил итә.
Читайте нас: