Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
14 август 2019, 14:30

Республика программасын - тормышка!

"Башкортстандагы уңайлы ихата" программасы нәтиҗәле гамәлгә ашырыла

"Башкортстандагы уңайлы ихата" программасы күп фатирлы йортларда яшәгән гражданнарның тормыш шартларын яхшырту, ишек алдында уңайлы мохит булдыру максатын күз уңында тота. Бүгенге көндә әлеге бурыч район үзәгендә нәтиҗәле гамәлгә ашырылып килә, йортлар алдын реконструкцияләү актив оештырыла. Киләсе елларга да эш планы төзү максатында муниципаль район хакимиятенең архитектура, төзелеш һәм комуналь-торак хуҗалыгы бүлеге начальнигы Булат Мансуров, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рөстәм Әхмәдиев Югары Яркәйдәге күп фатирлы йортларның хуҗалары белән очрашып, территорияләрен һәм подъездларын төзекләндерү буенча сөйләшү алып барды.
Әлеге программага ярашлы, 2020-2021 елларга район үзәге буенча Комсомол урамы, 5, Механизаторлар ур., 7/1, Свердлов ур., 50, Ходайбердин ур., 5/2, Коммунистик ур., 47/1 йортлары адресы буенча ихатаны төзекләндерү күз уңында тотыла.
Финанслауга килгәндә, республика бюджетыннан 94 процент алынса, калган өлешне муниципаль берәмлек (5 процент) һәм күп фатирлы йорт милекчеләре (1процент) каплый. Программада катнашу өчен күп фатирлы йортта яшәүчеләр гомум җыелыш үткәреп, ихатаны төзекләндерү мәсьәләсе буенча фикер алышып, уртак карарга килергә һәм нәтиҗәдә урындагы хакимияткә заявка бирергә тиеш. Гариза махсус комиссиясе тарафыннан карала, төзекләндерүгә дәгъва итүче ихатаның торышы тикшерелә, программага керү-кермәү хәл ителә.
Гомумән, ихата уңайлы һәм хәвефсез булырга тиеш, шул рәвешле фатир хужалары карарларны үзләре кабул итеп, урындагы власть органнары белән тыгыз бәйләнештә тора. Бу юнәлештә юлларга асфальт салу, машина кую урыннары ясау, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, яшелләндерү, яктырту корылмалары кую, резина белән капланган хәвефсез балалар һәм спорт мәйданчыклары булдыру планлаштырыла.
Читайте нас: