Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсендә урнашкан Иске Кыргыз авыл мәдәният йортында халык җыены үтте. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Рәмил Бәхтизин, район Советы секретаре Игорь Никифоров, авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Нәҗметдинов катнашты. Җыенда актуаль булган, халыкны борчыган сораулар күтәрелде.