Районда урындагы инициативаларны яклау программасы уңышлы тормышка ашырылып, аның чикләрендә төрле чаралар башкарыла. Агымдагы елда әлеге программа буенча Череккүл, Сүлте, Рсай, Карабаш, Яңа Аю, Игмәт авыл советы авыл биләмәләре «МТЗ-82.1» тракторын сатып алды. Бу җәһәттән Югары Яркәйдәге Үзәк мәйданда тантаналы чара оештырылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, ачкычларны тапшырды.