«Агач утырт һәм гомер бүләк ит»
Республикада үтүче “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылып, агач үсентеләре утыртып, урман мәйданнарын арттыру максатында муниципаль район хакимияте махсус айлык үткәрү турында карар кабул итте.
Аңа ярашлы, 27 апрельдә шушы айлык чикләрендә “Агач утырт һәм гомер бүләк ит!” акциясе үткәрелде. Аның рамкаларында авыл советы авыл биләмәләрендә 22 тематик аллея булдырылды. Атап әйткәндә, Дуслык, Җиңү, Тынычлык, Яшьләр, тыл хезмәткәрләре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, балалары, хәрби хезмәткә чакырылучылар, Мәдәният һәм ял итү паркы, «Туган авылым», Юбилейный, Сәламәт яшәү рәвеше, «Аккош күле», Миләш, Юкә дип исемләнгән аллеяларда барлыгы 3950 данә зур үлчәмле агачлар утыртылды.
Чарада БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Рәмил Назыйф улы Бәхтизин, Олег Александрович Калинин, БР икътисади үсеш министры урынбасары Гөлнара Наил кызы Шафыйкова, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улы Мостафин, район Советы секретаре Игорь Владимирович Никифоров катнашып, башта Исәмәт урманында агач утырту акциясендә булды. Әйткәндәй, бу көнне «Илеш урман хуҗалыгы» ДАУның Торачы урманчылыгына караган участокның 57 кварталында 5,7 гектар мәйданда 22800 данәгә якын 3 яшьлек чыршы үсентеләре утыртылды. Анда Исәмәт, Иске Күктау урта мәктәпләре укучылары да үз өлешләрен кертте. Акция башланыр алдыннан мәртәбәле кунаклар әлеге чараның әһәмиятен билгеләде, тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы булуын, һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиешлеген сөйләде. «Илеш урман хуҗалыгы» дәүләт автономлы учреждениесе директоры Фидрат Якупов акциядә катнашучыларга агач утырту технологиясен күрсәтте. Бердәм коллектив эшне тиз арада тәмамлап, учакта пешкән пылаудан, чәйдән, каен суыннан авыз итте.
«Агач утырт һәм гомер бүләк ит» акциясе арытаба Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы янында дәвам итте. Аның территориясе янындагы яланда республика һәм район вәкилләре катнашлыгында район оешма-учреждениеләре коллективлары миләш, юкә үсентеләрен утыртты.
Бу көнне район үзәгендәге оешма, предприятиеләр һәм учреждениеләр, шулай ук авыл советы авыл биләмәләре буш торган җирләрне, палисадникларны яшелләндерү буенча шимбә өмәләрендә катнашты. Бу җәһәттән барлыгы 5800 агач утыртылды.
Мондый акцияләргә барлык авыл биләмәләре дә кушылды. Этәй авылында буш торган территориядә күмәкләшеп агач үсентеләре – 160 төп юкә, миләш утырту оештырылды.
Әлеге изге эштә Этәй, Теләпән авыллары халкы, авыл өлкәннәре, мәктәп укучылары актив рәвештә үзләренең өлешләрен кертте. Катнашкан һәркем «Кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга һәм мәрхәмәтле балалар үстерергә тиеш!" - дигән гыйбарәне истә тотып башкарды. Акциядән соң, барчасы җыелышып, поварлар Рүзилә Хәбибова, Рәшидә Фазлыева, Венера Каюмова, Ринат Шаһиев пешергән тәмне боткадан, эссе чәйдән авыз итте, уеннарда катнашты.
Кужбахты авыл советы авыл биләмәсендә дә халык өмәләргә актив кушылды. Бу көнне Тәҗәй авылындагы «Миргасыйм» мәчете территориясендә эш кызу кайнады. Пенсионерлар, яшьләр, мәктәп укучылары, мәдәни хезмәткәрләр, гомумән, авылларын яшелләндерүгә битараф булмаган һәркем акциядә үз өлешен кертте. Ветеран, 1977 елда «Игенче» колхозы рәисе булып эшләгән, бүгенге көндә Кушнаренкода яшәүче Фәйләс Муллагалиев та изге эштән читтән калмады. Ул Кушнаренко питомнигыннан «Игенче» крестьян-фермер хуҗалыгы алган 6 сортлы алмагач, 2 сортлы груша үсентеләре алып кайткан. Моннан тыш, миләш, юкә дә утыртылды. Өмәчеләр эштән соң карга боткасыннан авыз итте, тәм-томнар белән чәй эчте. Хәзер агачларның имин үсүенә өметләнәсе генә кала. Халык аларны тырышып тәрбияләр, дип ышанабыз.