2019 елга подписка үткәргәндә якын ярдәмчеләребез - почтальоннар һәм почта элемтә бүлекчәләре арасында конкурс игълан итәбез. «Иң күп подписка үткәргән авыл почта элемтә бүлекчәсе», «Иң яхшы почтальон», «Иң яхшы почта элемтә бүлекчәсе җитәкчесе» номинацияләре булдырылып, аларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылып, йомгак почта хезмәткәрләренең отчет җыелышында ясалачак.