Иштирәклеләрнең күпчелеге гаиләләре, урамнары белән килеп күтәренке кәеф белән лаеклы дип санаган кандидатлар өчен тавыш бирә. РФ Президентын сайлауда тавыш бирергә хокуклыларның төштән соңгы 16.00 сәгатькә 87 проценты гражданлык хокукыннан файдаланган - бу 302 кеше тавыш биргән дигән сүз. 8 яшь сайлаучы гражданлык бурычларын үтәүдән читтә калмады. 78 яшьлек Наил Шәрәфетдинов иң беренчеләрдән килеп лаеклыларга үз тавышын бирде. Сайлау участогында тәртипсезлек, закон бозулар теркәлмәде.
Биредә бүген «Чана бәйрәме» оештырылып, ике команда арасында җанлы ярышлар оештырылды. Бәйрәмчә бизәлгән чаналарда узышлар җитезләрне билгеләде, биредә катнашучылар күчтәнәчләр өләште. Пенсионер Зөльфирә Ногыманова авылда оста тәбикмәк пешерүче буларак билгеле. Бүгенге чарада ул һәрбарчасын милли аш белән сыйлады.
2087нче санлы Иштирәк сайлау участогында тавыш бирүдә авыл халкы актив катнаша.