Бишкурай авылындагы М.Гәрәев исемендәге 2062 нче сайлау участогында тавыш бирү халык бердәмлеге һәм активлыгы белән башланып китте. Участок буенча барлыгы 291 сайлаучы теркәлеп, шуның дүртесе -18 яше тулган беренче тапкыр тавыш бирүче.
Гимн уйнаганнан соң, сайлау участогы эшен башлап җибәргәч, сайлау участогы рәисе Ильвер Хәмидуллин әлеге мөһим кампанияда актив катнашырга чакырып, илнең тыныч булуын теләде. Бишкурай мәдәният йорты хезмәткәре Рүзилә Моратова беренчеләрдән булып урнага бюллетень төшерде.