Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Алдан тавыш бирү – халык фикерен белү

Югары Яркәйдәге М,Гәрәев кинотеатрында урнашкан 2.043.9 исәп участогында алдан тавыш бирү халык бердәмлеге һәм активлыгы белән башланып китте. «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесы хезмәткәре Айнур Ахунов беренчеләрдән булып урнага бюллетень төшерде.

Алдан тавыш бирү – халык фикерен белү
Билгеле булуынча, сентябрьдә гражданнарга Дәүләт җыелышы-Корылтайда аларның мәнфәгатьләрен кем яклаячагын хәл итәргә туры киләчәк. Бу катлаулы һәм мөһим бурыч. Бу җәһәттән, 3 июньдә, ягъни бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандитатлар сайлау буенча алдан тавыш бирү үткәрелә. "Бердәм Русия" партиясеннән күрсәтеләчәк кандидатларны халык тикшерүенә куеп, кешеләрнең фикерен белү нияте белән оештырылды ул. Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, алдан тавыш бирү – кешеләр чыннан да ышаныч белдергән лаеклы кандидатларны ачыкларга мөмкинлек бирүче ачык процедура.
"Бердәм Русия" партиясенең алдан тавыш бирү көнендә Илеш районы халкы сәяси активлыгын күрсәтте. 11 исәп участогында да җанлылык иртәнге сәгатьләрдә үк башланып китте. Төп сайлаулардан бераз үзенчәлекле яклары булса да, алдан тавыш бирүдә катнашучылар бердәй җаваплылык тойдылар. Илебез зур вакыйга алдында тора - 18 сентябрьдә Русия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак. Район буенча 3859 кеше тавыш бирүе көтелеп, иртәнге 10.00 сәгатькә аның 20 проценты сайлау участокларына килде.

Читайте нас