Итне, йомырканы талгын утта пешерәбез, арытаба аларны - шакмаклап, суган, кыяр, татлы борыч, помидорны - озынча итеп, сарымсакны вак итеп турыйбыз. Сырны эре угачтан чыгарабыз. Тәменчә тоз, борыч салабыз. Каймак яисә майонез белән бутыйбыз. Өстенә укроп яисә петрушка сибәбез.