Маяк
-16 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Армиягә китә егетләр

Армия кемгәдер чыныгу мәктәбе булса, кем өчендер ул гомер буе сагынып искә алырлык хәрби дуслык, антка туг- рылык төшенчәләре белән бәйле. Ил алдындагы хәрби бурычын башкарырга җыенган егетләр мәктәптә укыганда ук патриотизм рухында тәрбияләнеп, әзерлек дәресләре үтә.

Әлеге көндә «Бар шундый һөнәр – Ватанны саклау!» Бөтенрусия акциясе рамкаларында район мәктәпләрендә батырлык дәресләре оештырылып, шуның дәвамы буларак Кужбахты урта мәктәбендә егетләрне армиягә озату кичәсе узды. Соңгы елларда солдат хезмәте бер елга калдырылса да, аның әһәмияте һәм роле кимемәде. Үзләре теләп армия сафына баручылар да, срогы тәмамлангач, контракт белән калучылар да байтак. Агымдагы елда көзге чакырылышта Русия хәрби хезмәте сафына рес- публикадан – 5300, безнең районнан 60 егет җибәрелә. Шулар рәтендә Кужбахты авылы егетләре Тимур Хөснуллин, Илмир Хамадерзин дә бар. «Ак юл сезгә, ил сакчылары!» дип исемләнгән чараны урта мәктәпнең тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Илдар Хөснуллин оештырып, анда «Хәрби туганлык» ветераннар җә- мәгать оешмасы, «БР Диңгезчеләр берләшмәсе» төбәк җәмәгать оешмасының Илеш филиалы әгъзалары, запастагы офицерлар катнашты. Кужбахты авыл советы авыл биләмәсе башлыгы, «БР Диңгезчеләр берләшмәсе» төбәк җәмәгать оешмасының Илеш филиалы рәисе урынбасары Азат Йосыпов, Русия ДОСААФның БР Илеш районындагы бүлекчәсе рәисе, запастагы майор Рәзиф Шәйхәйдаров, «БР Диңгезчеләр берләшмәсе» төбәк җәмәгать оешмасының Дүртөйле филиалы рәисе Закир Нурыйәхмәтов, «Яшь армиячеләр» Бөтенрусия хәрби-патриотик җәмәгать хәрәкәтенең Илеш районындагы урындагы бүлекчәсе рәисе, запастагы капитан Данил Шәһабетдинов, «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе урынбасары, өлкән лейтенант Әхләм Әхмәдишин, «БР Диңгезчеләр берләшмәсе» төбәк җәмәгать оешмасының Илеш филиалы әгъзасы, старшина Зиннур Кәримов, Русия Эчке эшләр министрлыгы ветераны, өлкән лейтенант Илдус Мөхәметдинов үзләренең армия тормышы турындагы хатирәләре белән уртаклашты, хезмәткә чакырылучыларга уңышлар теләде. Булачак солдатларның сәх- нәгә җырлап чыгуы, әниләренең улларына фатиха бирүе, укытучыларының һәм директорның изге юл теләве бераз дулкынландырды. Кичә барышында ветераннар, егетләр һәм укучылар арасында «Автомат сүтеп җыю», «Бәрәңге чистарту», «Разведчиклар» уеннары кызыклы узды. Кужбахты урта мәктәбе укучыларының җыр-моңнары кичәне тагы да ямьләп җибәрде. Фатиха биреп озата Сезне олы агайлар, Каеш буып, егет булып Сез кайтасы малайлар! - дигән шигырь юллары белән булачак ил сакчылары хәрби бурычларын уңышлы үтәп, туган якларына исәнимин әйләнеп кайтуын телисе килә.
Читайте нас