Маяк
-18 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Бәйрәм тарихы

Яңа ел - иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Яңа елны бәйрәм итү вакыты төрлечә булган. Аны язын да, җәен дә, көзен дә, кышын да үткәргәннәр. Хәзерге вакытта исә күпчелек илләрдә Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә бәйрәм итәләр.

Борынгы Русьтә X-XV гасырда Яңа елны 1 мартта каршы алганнар. Чыршы бизәү турында беренче рәсми мәгълүматлар XVII гасырга туры килә. Төсле кәгазьдән ясалган розалар, алмалар, печенье, шикәр кисәкләре һәм мишура беренче уенчыклар була. Русиядә яңа ел чыршысын XIX гасырда да, XX гасыр башында да бик яратып бизиләр. Әмма 1918 елда большевиклар бу гадәтне тыя: әлеге традиция дини бәйрәм - Раштуа белән бәйле дип белдерә. Чыршы бизәү гадәте 1935 елда гына кире кайта.
Санта-Клаус беренче тапкыр 1822 елда Америка Кушма Штатларында барлыкка килә. Соңрак славян халыклары Сантаны «күчереп алып» безнең Кыш бабайны булдыра. Дед Морозның туган көне - 18 ноябрьдә. Ышанулар буенча, нәкъ шушы вакытта аның туган ягына - Бөек Устюгка карлы-буранлы кыш килә. Ә менә Кар кызы образы Русиядә уйлап табыла. 1873 елда Александр Островский «Снегурочка» пьесасын яза. Кар кызы, Кыш бабайның оныгы буларак, XX гасырның 50нче елларында Кремль чыршы бәйрәмнәре өчен язылган сценарийлар аша таныла.
Читайте нас