Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Белгеч киңәше

Сак йөрегез юлларда!

Яңалыкларны карасаң, көн саен юлда булган һәлакәтләр, күпме кеше гомере өзелү турында хәбәр итеп торалар. Бу фаҗигаләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, исерткеч эчемлек кулланып, руль артына утыру һәм юлларның төзексезлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Аеруча кышкы чорда юллардагы бозлавык та аварияләрнең артуына сәбәпче булып тора.
Республика буенча агымдагы елда 3585 юл фажигасендә 4501 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 448кеше һәлак булган, шул саннар арасында 15 яшь бала гомерләре өзелгән. Район буенча 32 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, анда 41 кеше һәм шул исәптән 7 бала зыян күргән, 8 кешенең гомере өзелгән. Илеш районы териториясеннән зур М-7 федераль трассасы үтә. Шул уңайдан водительләрдән тагы да күбрәк игътибарлылык таләп ителә.
Җәяүлеләр һәм руль артына утырган водительләр! Үз тормышыгызның һәм кешеләрнең тормыш иминлеген саклау өчен безнең һәркайсыбызга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү бик мөһим икәнлеген беркайчан да онытмыйк!
Илшат Кәрамов, район үзәк дәваханәсенең табиб-травматологы.
Читайте нас