Маяк
-14 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Чәчкә бәйрәме белән бергә уза

2088нче Кужбахты сайлау участогында 9 сентябрьдәге сайлау кампаниясе тыныч шартларда уза. Комиссия рәисе Гүзәл Шәрифуллина 8.00 сәгатьтә мөһим чарага старт биреп, гражданлык бурычын үтәргә килүчеләргә изге теләкләрен җиткерде. Иң беренче сайлаучыга Рәзилә Мирзаяновага ихлас күңелдән теләкләр әйтеп, бүләк тапшырды. Яшьләрдән Вадим Зиннәтуллин белән Илназ Казыйханов бүген тәүге тапкыр урнага бюллетеньнәр салды. Әлеге участок буенча исемлеккә теркәлгән 339 сайлаучыдан 247 кеше килеп, үзләренең аңлы, актив гражданлык позициясендә торуын күрсәтте.
Әйтергә кирәк, Кужбахты авыл мәдәният йорты алдында чәчкә бәйрәме оештырылып, андагы гөлләмәләрнең нинди генә төре юк, күз явын алырлык табигать гүзәлләреннән эшләнгән композицияләр сайлауга килүчелернең карашын җәлеп итте.
Читайте нас