Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә – үтемлелек
Югары Яркәйдәге күпфункцияле үзәк көндәлек 250 гражданны кабул итә. Базада күрсәтелгән хезмәтләргә сорау шактый зур һәм район халкының мохтаҗлыгы үскәннән-үсә. Узган ел белән чагыштырганда үзәк тарафыннан башкарылган эш күләме ике тапкырга артты.
Гражданнар, нигездә, Росреестр Идарәсе, федераль миграция, салым хезмәтләре, пенсия фонды бүлекчәсе, халыкны социаль яклау үзәге һ.б. дәүләт һәм муниципаль службалар хезмәтләренә мөрәҗәгать белән килә.
Үзәктә хезмәтләрнең сыйфатын һәм үтемлелеген күтәрү максатында авыл советы авыл биләмәләре базасында территориаль аерымланган структур подразделениеләр (ТОСП) эше оештырылды.
Районда 10 – Карабаш, Иске Кыргыз, Түбән Яркәй, Ябалак, Андреевка, Игмәт, Исәмәт, Ишкар, Кадер, Базытамак авылларында алдан язылу буенча кабул итүләр алып барыла.
Агымдагы елның 1 октябреннән БР территориясендә гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә гаризалар һәм документлар (Уфа шәһәреннән башка) күпфункцияле үзәк филиалларында һәм бүлекчәләрендә кабул ителә.
Моннан тыш, http//calc.rcspn.mintrudrb.ru/adviser/Default.aspx республика халыкны социаль ярдәм күрсәтү үзәге дәүләт казна учреждениесе сайтында интерактив онлайн-консультант эшли.
Сорауларыгыз белән Күпфункцияле үзәкнең 7(347) 246-55-33 контакт телефонына шалтырата аласыз.