Илеш районының Сеңрән авылындагы 2084 нче сайлау участогында мөһим кампания халык активлыгы белән башланып китте. Комиссия рәисе Гөлнур Биктимирова 8.00 сәгатьтә мөһим чарага старт биреп, гражданлык бурычын үтәргә килүчеләргә изге теләкләрен җиткерде. Биредә барлыгы 275 сайлаучы теркәлгән. Әйтергә кирәк, бу көнне унсигез яше тулган 5 кыз һәм егет беренче тапкыр сайлый. Сәгать унга биредә исемлеккә кертелгән халыкның 40 проценты лаеклылар өчен тавыш бирде.