Маяк
+8 °С
Облачно
Актуаль
31 Декабря 2020, 21:00

Халык актив катнаша.

Илеш районының Иләкшиде авылындагы 2063нче сайлау участогында мөһим кампания халык активлыгы белән башланып китте. Комиссия рәисе Дилара Багманова 8.00 сәгатьтә мөһим чарага старт биреп, гражданлык бурычын үтәргә килүчеләргә изге теләкләрен җиткерде. Биредә барлыгы 155 сайлаучы теркәлгән. Әйтергә кирәк, бу көнне унсигез яше тулган 3 кеше беренче тапкыр тавыш бирә. Беренчеләрдән булып, терлекче Әнәс Баев сайлады.
Читайте нас