Район үзәгендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында урнашкан 2.043.11нче исәп участогында халык әлеге чараның әһәмиятен аңлап, бердәм катнашты. 10.00 сәгатькә 50 сайлаучы килеп, үз гражданлык бурычын үтәде. Дәртле көйләр, җыр-моңнар белән үзенә чакырып торган участокка Югары Яркәйдә яшәүче Әхсән Наҗаров иң беренчеләрдән килеп, проектын халык өчен файдалы дип исәпләгән намуслы кандидатка үз тавышын бирде. «Илеш мәгълүмат үзәге» хезмәткәрләре дә мөһим кампаниядән читтә калмады- гәзитнең баш мөхәррире Рөстәм Хисаметдинов (рәсемдә) республика үсешенә үз көчен салачак, яңа проектларны гамәлгә ашырачак дип санаган лаеклы кандидатларны сайлады.
Алдан тавыш бирүдә район буенча дүрт меңгә якын кеше катнашуы көтелә.
Тавыш бирү рейтинг төрендә үтә, ягъни сайлаучылар берничә кешене сайлый ала. Арытаба, рейтинг төзелеп, күпчелек тавыш җыйган дәгъва итүчеләр “Бердәм Русия” сентябрьдә Башкортстан парламенты сайлауларына тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлегенә керәчәк.