Маяк
-8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Хезмәтебез сыйфатны һәм опертивлыкны таләп итә

Илеш районы электр челтәре «Башкирэнерго» җәмгыятенең Октябрьский электр челтәренең структур подразделениесе булып тора. Подразделение структурасы – Андреевка, Яркәй һәм үзәк, подстанция бүлеге, электр энергиясе учеты төркеме һәм кулланучыларга беркетелгән участоклары.

Илеш районы электр челтәре «Башкирэнерго» җәмгыятенең Октябрьский электр челтәренең структур подразделениесе булып тора. Подразделение структурасы – Андреевка, Яркәй һәм үзәк, подстанция бүлеге, электр энергиясе учеты төркеме һәм кулланучыларга беркетелгән участоклары.
Коллектив 57 кешене берләштерә, барлыгы 16 берәмлек механизм һәм машина бар. Электр энергиясен транспортировкалау өчен 0,4-10 кВ электр челтәрләре һәм трансформаторлы подстанцияләр эксплуатацияләнә. Безнең карамакта 641 трансформатор пункты, 35/6-10 киловольтлы 9 подстанция булып, аларга 529 предприятие, 13142 абонент тоташтырылган. Төп эшчәнлегебез техник хезмәтләндерү, капиталь ремонт, кулланучыларны технологик тоташтыру, аларны карап чыгу, 35/6 (10) кВ подстанцияләрен һәм 0,4-10 кВ бүлеп бирү челтәрләрен яңадан техник коралландыру һәм реконструкцияләү планнары нигезендә башкара.
Электр челтәренең эш күрсәткечләре барлык хезмәткәрләрнең нәтиҗәле идарә итүеннән һәм үзара бәйләнешеннән тора. Өлкән диспетчер Руслан Низамов, диспетчер Радмир Ялалов җитәкчелегендә район диспетчерлык пункты персоналының оператив хезмәтләндерүе, электр челтәрен һәм подстанцияләрне режимлы ремонтлау аварияле хәлләрдә ремонтлау һәм кулланучыларга электр энергиясен югалту вакытын кыскартуга булышлык итә. Оператив-күчмә бригада тәүлек әйләнәсенә аварияләрне ликвидацияли.
Һава линиясенең 0,4-10 кВ саклау зонасында капиталь ремонтның һәм техник хезмәтләндерүнең даими үткәрелүе җитешсезлекләрне үз вакытында ачыкларга һәм аварияләрне булдырмаска, корылма-җиһазларның өзеклекләрсез эшләвен тәэмин итә.
Планлаштыруны сыйфатлы һәм оператив рәвештә башкару, идарә итүнең нәтиҗәлелеге һәм эшне башкаруга контрольлек итү һ.б. техник хезмәтләндерү процесслары «БЭСК» җәмгыятендә автоматлаштырылган. Әлеге программаны алып бару контроле баш инженер Илгиз Низамовка йөкләтелде.
Әйткәндәй, капиталь ремонт планы буенча ел дәвамында Бишкурай, Кадер, Андреевка, Тыпый, Иштирәк авылларында 0,4кВ һава линияләре – 2,918 км озынлыкта ремонтланды. Бу эшләрне «Электромонтажный поезд №765» җәмгыяте подряд оешмасы башкарды. Мастер Нәҗип Сәрваров һәм Наил Яхин җитәкчелегендә Сеңрән, Юлдаш, Аккүз, Иштирәк, Кадер, Базытамак, Тәҗәй авылларында трансфрматорлар алыштырылды.
Ел дәвамында мастер Ирек Мослыхов җитәкчелегендәге бригада тарафыннан тугыз 35/6(10) киловольтлы подстанция җиһазы үзвакытында ремонтланды һәм хезмәтләндерелде.
Агымдагы елда яңа объектларны технологик кушу буенча Югары Яркәй авылының Парковая, Солнечная микрорайоннарында, Югары һәм Түбән Череккүл авылының Полевая, Северный микрорайоннарында эш башкарылып, 0,4 кВ һава линиясе -6,334, 6(10)кВ һава линиясе – 2,764 км, трансформатор пункты 7 данә тәшкил итте. 197 гражданның объекты технологик кушылды. Әйтергә кирәк, документларны әзерләү һәм кушу эшләрен техник Халидә Насретдинова, инженер Айрат Кәрамов үз вакытында башкарды.
Электр челтәрендә норма күрсәткече булып электр энергиясен транспортлауда технологик чыгым тора. Узган чорда челтәргә гомум 73 миллион 164 кВт*сәг. электр энергиясе кергән исәптән кулланучыларга 58 миллион 668 мең кВт*сәг. килгән.
Коммерция югалтулары формасындагы җыелмалар поставщиклар белән кулланучылар арасында килешү мөнәсәбәтен чагылдыра. Техник һәм коммерция югалтуларны киметү электр челтәре хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора. Ә ул эш мастер Алмаз Әюповка, техник Илнур Фәтыйховка, электр счетчикларын эксплуатацияләү буенча электромонтерлар Айнур Латыйповка, Венер Фәтхелбаяновка йөкләтелгән.
Электр энергиясен югалтуны киметү һәм куллануга контрольлек итү өчен инженер Айдар Мәүләвиев җитәкчелегендә 16 объектта автоматлаштырылган электр энергиясен исәпкә алуны контрольлек итү системасы булдырылды.
Электр челтәрен эксплуатацияләү механизмнар һәм машиналар кулланып алып барылып, водительләр Фәгыйть Нуретдинов, Ләис Юнысов, Ильфир Сөләйманов, Рөстәм Шаһиев, Азат Муллаянов тәүлекнең нинди вакыты булмасын, һәрвакыт эшкә әзер.
Тармак эшчәнлегенең асылы - кулланучыны өзлексез рәвештә сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү мәсьәләсе. Сыйфатлы дигән төшенчәгә басым ясау да урынлы булыр. Чөнки һәр кулланучы стандарт таләпләренә җавап биргән көчәнештәге һәм ешлыктагы электр энергиясенә мохтаҗ.
Әлеге һөнәрнең бар вәкилләрен Энергетиклар көне белән котлыйм. Тормыш юллары якты һәм ачык булсын, чөнки алар кешеләргә яктылык, җылылык һәм уңайлылык бүләк итә.
Глүс Яхин,
Илеш районы электр челтәре начальнигы.
Читайте нас