Маяк
+1 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Илеш йөзүчеләре - җиңүче

Кушнаренко районында «Сәламәтлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2005-2006, 2007-2008 елгы укучылар арасында шәхси-команда беренчелегенә йөзү буенча ярыш узды. Анда Чишмә, Бүздәк, Илеш, Кушнаренко районнары командалары үзара көч сынашты.

Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсемерләр спорт мәктәбе йөзүчеләре уңышлы чыгыш ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, шәхси беренчелектә 50 метр араны ирекле стильдә Ленара Галимова, Шамил Галимов тәүгеләрдән үтсә, Илзидә Ихсанова, Рушан Солтанов, Айнур Нәсыйбуллин – икенче, Алмир Ягафаров өченче урын яулады. Катнаш эстафетада 50 метр арада ирекле стильдә йөзү буенча Илеш җыелма командасы җиңүгә иреште.
Читайте нас