Маяк
-11 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Иртәгәсе - ышанычлы

Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән тәм тапкан игенчеләр язның кояшлы көннәрен көтеп алды, чөнки һава торышы көйсезләнеп, мөһим кампания башлануын тоткарлады. Бүген кырларда машинатракторлар тавышларыгөрләп тора. «урожай» ширкәтендә дә һәр тарафта чәмле хезмәт кайный. Хуҗалык уңганнары язгы басу эшләрен күңелен биреп, тырышлык салып башкара.

Әлбәттә, югары уңышка агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару, прогрессив алымнарны куллану, иң мөһиме, белгечләрнең һәм механизаторларның тырыш хезмәте, техниканың көйле эшләве нәтиҗәсендә ирешелә. Бу җәһәттән игенчеләрнең төп
ярдәмчесе булган авыл хуҗалыгы техникаларын, тагылма инвентарьларны әзерләү биредә көздән
үк башланган, алар вакытында ремонтланып, көйләнгән, шуңа күрә дә техника карауларын
уңышлы үтеп, бүгенге көндә басу киңлекләрен иңли. Быел ширкәтнең мәйданнары тагы да арттырылып, кыр батырлары Исанбай, Исәмәт авыл советы авыл биләмәләре территорияләрендә урнашкан җирләрдә дә яңа уңышка нигез сала. Кадрлар белән проблема юк, һәр техника механизаторлар белән комплектланган.
Ильфира Нигъмәтуллина
Читайте нас