Маяк
-4 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Изге теләкләр белән аяк бастык

Ниһаять, барлык кешеләрнең дә көтеп алган, зур өметләр баглаган иң могҗизалы күркәм бәйрәмнәренең берсен – Яңа елны да каршыладык. Эт елына алмашка Кабан елы аяк басты.

Яңа ел алдыннан район учреждениеләрендә, предприятиеләрендә, оешмаларында, авыл клубларында күркәм кичәләр үтте. Район үзәгендә бизәлгән, төрле төсләр белән балкып торучы чыршылар тирәякка, күңелләребезгә дәрт өстәде. шулай ук һава торышының яхшы торуы бәйрәм кәефен тагы да күтәрде.
31 декабрь төнендә Югары Яркәйдәге үзәк мәйдан җыр-моңга күмелеп, сәхнә янына яше-карты күңел ачарга, рәхәтләнеп ял итәргә, дус-ишләрен тәбрикләргә җыелган иде. Халык дәртле музыка астында биеде, җырлады, тройкаларда килгән Кыш бабай, Карсылу котлауларын кабул итте. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәркемгә изге теләкләрен җиткерде. Ул 2018 елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, һәр өлкәдә, һәр тармакта ирешелгән казанышларга керткән өлешләре, тырышлыклары өчен Илеш халкына рәхмәтен әйтте һәм бәйрәм белән котлап, яше-картына сәламәтлек, уңышлар юллады, 2019 елда да нәкъ шундый ук энтузиазм белән эшләргә чакырды.
Билгеле булуынча, район үзәге оешмалары алларын, территорияләрен чыршылар, кардан ясалган сыннар, төрле төстәге утлар, кыскасы, бәйрәмчә бизәү буенча район конкурсы игълан ителгән иде. Әйтергә кирәк, чарадан бер генә коллектив та читтә калмады. Бүген һәр учреждениедә, оешма-предприятиедә бәйрәм төсе сирпелеп тора.
Кичке тамашада конкурска йомгак ясалып, аның нәтиҗәләре буенча оешмалар арасында Мәгариф идарәсе МКУ – беренче, «Уют» җәмгыяте – икенче, «БР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 26нчы отряды» федераль дәүләт казна учреждениесенең 122 нче янгын һәм коткару часте, өченче урын яулады.
Белем бирү учреждениеләре арасында Башкорт аграр технология колледжы – беренче, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп – икенче, сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион мәктәпинтернаты өченче урынга лаек булды. Шулай ук шәхси йортларыннан Яңа ел нуры бөркелгән Азамат Нуретдинов, Евгений Залужный җиңүчеләр дип табылды. Барлык призерларга да Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Р.Әхмәдиев Дипломнар һәм сертификатлар тапшырды.
1 гыйнварда райондашларны, кунакларны муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов Яңа 2019 ел белән котлап, иң изге теләкләрен юллады.
Бәйрәмнең төп геройлары Кыш бабай һәм Карсылу җитез атларда җилдереп килеп, һәрбарчасын Кабан елы белән котлап, күчтәнәчләрен, теләк-сәламнәрен җиткерде. Шулай ук олысы да, кечесе дә төрле уеннарда катнашып, ял итте.
Район мәдәният сарае хезмәткәрләре театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр белән үрелеп барган күркәм программа тәкъдим итеп, халыкның күңелен күтәрде. Һәрбарчасы аларга кушылып җырлады, биеде, артистлар чыгышын көчле алкышларга күмде. Балалар кар тавыннан шуып уйнады, гаиләләре белән фотога төште.
“Кара юрга” ат-спорт комплексы мастер - ат йөртүчесе Динар Хафизов теләге булганнарны, балаларны бизәлгән тройкаларда йөртеп, күңелләрен күтәрде.
Әйтергә кирәк, яңа ел каникулларында төрле чаралар оештырылды, спорт сөючеләр үзәк стадионда, ял паркында урнашкан боз мәйданчыкларында - тимераякта, чаңгы трассасында чаңгыда шуды.
Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә бассейн эшләде. Физкультура-сәламәтләндерү комплексының да бу көннәрдә ишекләре ачык булып, аның янында урнашкан боз мәйданчыгында һәркем күңел ачты.
Читайте нас