Маяк
+29 °С
Облачно
Актуаль
31 Декабря 2020, 21:00

Көтеп алынган тамаша

Районның иң сәләтле балалары, уку алдынгылары, мәктәпнең спорт һәм мәдәни тормышында активлык күрсәтүчеләр өчен район мәдәният сараенда Чыршы бәйрәме узды. анда муниципаль район хакимияте башлыгы И.мостафин катнашып, укучыларны тәбрикләде, сәламәт, бәхетле булуларын, яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен, гел шулай яхшы укуларын теләде.

Шулай ук чарада БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты В.Мансуровның ярдәмчесе Р.Гобәйдуллин 20 укучыга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды, Мәгариф идарәсе МКУ начальнигы урынбасары Л.Нәбиева катнашып, котлауларын җиткерде. Тантанага җыелган балалар район мәдәният сарае хез- мәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Яңа ел могҗизалары» дип исемләнгән тамашаны карап, бизәлгән чыршы янында Кыш бабай һәм Карсылу белән бию, җыр башкару, шигырь сөйләү, уеннар уйнау мөмкинлегенә ия булды. Ә иң сөенечлесе - алар муниципаль район хакимияте тарафыннан әзерләнгән бәйрәм күчтәнәче алды.


Ильфира Фидаилова

Читайте нас