Каргизәрләр һәм квадроцикллар юлдан тыш мототранспорт чаралары дип санала. Хуҗалары аны сатып алган вакыттан 10 көн эчендә дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәргә тиеш. Бүгенге көндә 19 каргизәр исәптә тора (шәхси сектордан 17 берәмлек һәм 2 предприятиегә карый). Ел саен техник караулар үткәрелә. Шул ук вакытта каргизәр өчен ОСАГО кирәкми. Шуны истә тотарга кирәк: әлеге үзйөрешле машина хуҗаларына сезнең шәхси иминлегегез генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгы да бәйле. РФ территориясендә каргизәр белән идарә итү өчен аІ категорияле тракторчы машинист таныклыгы таләп ителә, аларны 16 яшьтән уку оешмаларында укып, имтиханнар тапшырганнан соң алырга мөмкин. 2000 елның 1 гыйнварына кадәр мотоцикл йөртүче таныклыгы булган шәхесләрнең тракторчы-машинист таныклыгында имтихан тапшырмыйча гына аІ графасында рөхсәт ителә торган билге куела. Балалар өлкәннәр белән генә каргизәрләрдә йөрергә тиеш.
Средствода йөрергә рөхсәт ителмәгән урыннарда тыю билгесе урнаштырыла. Каргизәрләрдә хәрәкәт итүгә тыелган урыннар исәбенә аэропорт территориясе, тимер юл карамагындагы территорияләр, зиратлар, парклар, мәктәпләр, шәхси участоклар, тыюлыклар территорияләре керә. Каргизәрләрнең гомуми файдаланудагы автомобиль трассалары буенча хәрәкәт итү өчен билгеләнмәгәнлеген күздә тотарга кирәк. Кышкы сезон башланганчы ук каргизәргә җентекле тикшерү үткәрергә киңәш ителә. Җитешсезлекләр ачыкланган очракта, аларны чыкканчы төзәтергә кирәк. Каргизәрдә йөрү рәхәт кенә түгел, куркынычсыз да булсын өчен, үзегез тиешле экипировка һәм кирәк-яраклар белән тәэмин ителергә тиеш. Кием-салым турында сөйләгәндә, шуны да билгеләп үтәргә кирәк: берничә «катлам» тукыманы кию яхшырак. Үзгәрүчән һава шартлары булган очракта, бигрәк тә озак вакытка ерак арага барырга җыенасыз икән, кием-салымнарны алыштырырга уңайлы булсын.
Шунысын да истә тотарга кирәк: сәфәр вакытында, табигый бәла-казадан тыш, машина йөртүчене (пассажирны) югары тизлектә хәрәкәт итүгә бәйле көчле җил өшетә һәм, тиешле экипировка булмаганда, бу туңуның сәбәбе булырга мөмкин. Биредә иң мөһиме – кием мамык материалларыннан булмасын, чөнки тукыманың мондый төре тиз юешләнә, аннан соң бәсләнә һәм, нәтиҗә буларак, сәламәтлегегезне куркыныч астына куя. Сноурайдер экипировкасының мөһим элементы – каргизәргә утырган саен ышанычлы шлем кию. Ул башка өстәмә җылылыкны тәэмин итеп кенә калмый, шулай ук авария булган очракта җитди зыяннардан да саклап калачак.
Сәфәргә чыкканда үзегез белән средство белән идарә итү таныклыгын, төп медикаментлар, су, югары калорияле ризык, элемтә чарасы, мәсәлән, кесә телефоны алырга киңәш ителә. Бортта һәрвакыт авария-коткару җиһазлары тотыгыз. минималь җыелмага компас һәм карта, шәмнәр яки ут төртү өчен су үткәрми торган шырпы, фонарь һәм аңа батарейкалар, запас кабызу ачкычы керә. Шулай ук, критик хәлдә GPS-навигация системасы ярдәмендә сез төгәл координатларны билгеләп коткаручыларга хәбәр итә аласыз. Үзегез белән сәяхәткә кечкенә портатив көрәк алырга киңәш ителә.
авария булган хәлдә шулай ук яктылык маягы яки сигнал ракеткасын кулланырга мөмкин. Каргизәр белән елгаларның һәм күлләрнең бозлы өслегенә керергә киңәш ителми. Һәрвакыт үзегез белән сәфәргә кабызу шәме ачкычын, башка ачкычларны, отверткалар, каргизәр өчен ике тактлы двигатель һәм кул стартеры белән ныгыткыч лента алырга кирәк. Каргизәр хуҗалары бу таләпләрне үтәсә, моточаралар хәвефсез эксплуатацияләнәчәк.