Кадер авылындагы 2083 нче сайлау участогында тавыш бирү җанлы башланды. Һәрвакыттагыча, авыл халкы иртәнге сәгатьләрдә үк үзенең гражданлык бурычын үтәргә ашыкты.
ТРның Яр Чаллы медицина колледжы талибе Чулпан Зарипова беренче тапкыр әлеге мөһим кампанияда катнашты.
-Мин сайлауларга әнием һәм апаем белән килдем. Беренче тапкыр гражданлык бурычымны үтәп, лаеклылар өчен тавыш бирдем. Сайлауларда киләчәктә дә катнашачакмын, - диде ул
Участок комиссиясе рәисе Рәфис Дәүләтов Чулпан Заһит кызына истәлекле бүләк тапшырды.