Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Концертларга рәхим итегез!

Район халкы игътибарына!

Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгы – Русия тарихында әһәмиәтле дата, ул төбәктә яшәүчеләрнең барысы өчен дә гомум бәйрәм. Бу җәһәттән республикада, районда күп санлы чаралар уздыру планлаштырыла. «Илеш районы мәдәният бүлеге» МБУ тарафыннан республиканың юбилее уңаеннан район оешма-предприятие, учреждениеләре коллективлары катнашлыгында фестиваль-марафон оештырыла. Иң яхшы үзешчән сәнгать осталары, иҗади коллективлар район мәдәният сарае сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бу чара ел әйләнәсенә барып, түбәндәге оешма-предприятиеләр башлап җибәрә, аннан соң октябрьдә дәвам итәчәк.
Концертларның графигы:
6 февраль – муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты, Югары Яркәйдәге беренче һәм икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре;
13 февраль – Илеш мәгълүмат үзәге, «Илеш» телерадиокомпаниясе» МАУ, Югары Яркәйдәге линия-техник цехы, Дүртөйле почтамтының Илеш районы буенча цехы;
20 февраль - «БР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 26нчы отряды» федераль дәүләт казна учреждениесенең 122 нче янгын һәм коткару часте, Сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион мәктәп-интернаты;
5 март - «Илеш ветеринария станциясе» ДБУ, Күп функцияле үзәк;
14 март – Башкорт аграр-технология колледжы;
27 март - Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге, Илеш районы прокуратурасы, Илеш районының суд приставлары бүлеге;
10 апрель – район юл ремонт-төзелеш идарәсе, «Дорожник» җәмгыяте, «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБМУ.
Концертлар 19.00 сәгатьтә башлана. рәхим итегез!
Читайте нас