Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Кооператив басуларында тракторлар гөрелтесе бу көннәрдә тәүлек әйләнәсенә тынмый

Район хуҗалыкларында язгы басу эшләренең иң кызган мәле. Язның соңлап һәм салкын килүе сәбәпле, басуга, нигездә, май аенда гына чыккан аграрийлар, җылы һәм коры көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, мөһи кампанияне тиешле агротехник срокларда башкарып чыгу өчен бар көчен сала.

Куйбышев ис. кооператив хезмәтчәннәре әлеге мөһим кампаниягә яхшы әзерлек белән килеп, аны ырамлы гына башлап җибәрде. Алар чын, мәгънәсендә, көнне-төнгә ялгап эшли, һәр тарафта ике сменада чәмле хезмәт кайный. Монда хуҗалык идарәсенең ныклы контроле, белгечләрнең басудагыларга якын ярдәме, игенчеләрнең тырышлыгы сизелә.
Читайте нас