БР Эчке эшләр органнары министрлыгы полиция хезмәткәрләренең физик һәм хәрби әзерлегенә даими игътибар биреп, төрле зона һәм республика ярышларын уздырып тора. Аларда безнең район эчке эшләр бүлеге спортчылары уңышлы чыгыш ясый. Мәсәлән, агымдагы елда Бөре шәһәрендә төньяк-көнбатыш районнарны эченә алган зона ярышында кул сугышы буенча дүрт хезмәткәрне – вакытлыча тоту изоляторы начальнигы, полиция капитаны Рәсүл Шафыйковны, ЮХХДИның юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Роберт Закировны, хезмәтләндерү төркеме водителе, полиция сержанты Альберт Сәлимгәрәевне, гаепләнүчеләрне һәм гаеплеләрне вакытлыча тоту изоляторы режимының саклау һәм конвой төркеме кинологы, полиция стажеры Денис Шакировны берләштергән команда 12 район арасында II урынны яулады. Шәхси беренчелек өчен ярышта 90 килограммнан югары авырлыкта Роберт Закиров – беренче, Денис Шакиров – икенче, 90 кг кадәр авырлыкта Рәсүл Шафыйков – икенче, 85 кг кадәр авырлыкта Альберт Сәлимгәрәев өченче урын яулады. Җиңүчеләр Дипломнар белән бүләкләнде.