Район мәдәният сарае сәхнәсендә юмор өлкәсе талантлары ачыкланды. Яркәй, Йонны, Дөмәй, Череккүл авыл советы авыл биләмәләре яшьләре арасында шаяннар һәм тапкырлар клубының финал ярышы гөрләп үтте. һәр команда үзенең кабатланмас чыгышы белән мәгънәле шаярулар, мәзәкләр аша тамашачыны көлдерде. Нәтиҗәдә, «Яркәй супер стар» (Югары Яркәй) командасы - Гран-При алуга ирешсә, «Череккүл стайл» (Череккүл)- беренче, «Йонны стайл» (Йонны) - икенче, «Яблочко» (Дөмәй) өченче урын яулады.